2024 елның 2 сентябрендә «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан технология һәм дизайн көллияте базасында «Сәнгать һәм креатив индустрия» белем бирү кластерын тантаналы ачу булды.
Көллият быел мәгариф кластерларын булдыру максатыннан 70 млн сум күләмендә федераль грант өчен конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр булган Россиянең 70 һөнәри белем бирү оешмасы исемлегенә керде.
Кластер составына Татарстан Республикасының 4 мәгариф учреждениесе керде: «Казан технология һәм дизайн көллияте, «Нурлат аграр техникумы»,
«Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте»,
«Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы».