3 сентябрьдән тугызынчы сыйныф укучылары (ОГЭ) ТДИын яңадан бирә алачак

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

3-24 сентябрьдә төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры үткәрелә.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) формасында имтиханнар өстәмә срокларда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен уздырыла, алар начар нәтиҗә алучылар, яисә җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмыйча аттестатсыз калучылар.

Өстәмә чорда имтиханнарны уздыру пунктлары Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Болгарда һәм Яшел Үзәндә ачылачак.

Имтиханнар үткәрү көннәре:

3 сентябрь - математика;

6 сентябрь - рус теле;

10 сентябрьдә - тарих, биология, физика, география;

13 сентябрьдә - җәмгыять белеме, химия, информатика, чит телләр;

18, 19, 20, 23, 24 сентябрь - резерв көннәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International