Әлмәт мәктәбендә уникаль "Пионерлар" скульптурасын реставрацияләделәр

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2 сентябрь көнне Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Муниципаль берәмлек башлыгы Тимур Ногманов чарада катнашып, укучыларны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм уңышлар теләде. Ул шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәпне яңартуның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Мәгариф учреждениесе территориясендә бина ачылу хөрмәтенә 1973 елда куелган "Пионерлар" постаменты реставрацияләнгән. Бу скульптура мәдәни мирас объекты булып тора.

Мәктәпнең үзендә актлар залы, аш бүлмәсе яңартылган. Инженерлык челтәрләре тулысынча алыштырылган, бинаның фасады яңартылган һәм җылытылган, түбәсе алыштырылган.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International