Студентларның электрон билетлары һәм зачетлары «Дәүләт хезмәте»ндә

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Электрон студентлар билетлар һәм зачет китапларын порталда , Дәүләт хезмәтләре кушымтасында эшләтеп җибәрделәр. Документларны телефон экранында QR-код аша ачарга мөмкин, диелә Россия саннар министрлыгы хәбәрендә.

Документлар "Мәгариф" бүлегендә. Ведомство мәгълүматы буенча, һәр дүртенче студент, аспирант яки ординаторга электрон студент билетын алырга мөмкин булачак. Хәзер бу сервис белән 76 вуздан 640 меңнән артык кеше файдалана ала, ел ахырына кадәр аңа илнең тагын 90 вузын тоташтыру планлаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, электрон документны ташлама белән юл билеты сатып алганда, уку йорты территориясенә узу өчен, музейларга, спектакльләргә һәм концертларга йөргәндә, шулай ук өлгерешне күзәтү өчен файдаланырга мөмкин.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International