Россиядә мәктәп формасына яңа стандарт расланды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Росстандарт мәктәп формасына яңа стандартны раслады, ул киләсе елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.

ГОСТ башлангыч, төп һәм урта сыйныф укучылары өчен тукымалардан һәм трикотаждан әзерләнгән формасына тарала. Билгеләп үтелгәнчә, аяк киеме һәм спорт киеме аңа кермәгән. Стандарт шулай ук мәктәп формасының төсен, фасонын һәм ассортиментын билгеләми. Аның төп таләбе - кием куркынычсызлык һәм сыйфат күрсәткечләренә туры килергә тиеш.

Стандартны куллану ирекле. ГОСТ буенча кием алып, аның сыйфатына һәм озак хезмәт итәчәгенә ышанырга мөмкин, дип билгеләп үтте Роскачество җитәкчесе Максим Протасов.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International