Түбән Камада капиталь ремонттан соң 43 нче балалар бакчасы ачылды. Ремонт вакытында бик зур эшләр башкарылган : инженерлык системалары алыштырылган, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, электр белән тәэмин итү системасы яңартылган, заманча изоляцияләнгән музыка һәм физкультура заллары җиһазландырылган, өстәмә белем алу өчен кабинетлар булдырылган.
«Капиталь ремонтка 84,5 млн сум бүлеп бирелде. 12 төр эш башкарылды. Фасад тулысынча тышланды, барлык инженерлык коммуникацияләре алыштырылды...» - диде 43 нче балалар бакчасы мөдире Вера Борисова.
Бу әле башкарылган эшләрнең бөтен исемлеге түгел. Бәйрәмдә капиталь ремонтны тәмамлау хөрмәтенә төзүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Түбән Кама мэры Рамил Муллин мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе персоналына һәм ата-аналарга, аларның ярдәме бәяләп бетергесез булуын билгеләп үтте.