Казанда 379 бала һәм яшүсмер «Притяжение» проектында катнашты. Биш көнлек ачык программа балалар һәм мәктәп яны лагерьларына альтернатива булды. Җәй көне проект чаралары 30 яшүсмерләр клубында узды. Шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен җәйге ял программасы турында эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.
"Притяжение" проектын кураторлар белән берлектә яшүсмерләр клубларында гамәлгә ашырдылар. Алар катнашучылар өчен кызыклы һәм файдалы активлык, уңайлы локацияләрдә көндәлек тематик программа, яңа танышулар һәм спикерлар белән очрашулар әзерләделәр.
Тагын бер проект- "Клуб синең ишегалдында" . Ул клубтан тыш ял итүне оештыруны күздә тота. Җәй дәвамында белгечләр 56 йортта һәм мәйданчыкларда 62 чара уздырган. Ачык һавада үткән дәресләргә 1 меңнән артык кеше кушылган.