Быел 24 яшүсмер җәй көне вожатыйлар булып эшләгән

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бу җәйдә «Ял» үзәге Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә беренче тапкыр вожатыйлар ярдәмчеләрен эшкә урнаштыру проектын эшләтеп җибәрде. 24 яшүсмер "Восток", "Заречье" һәм "Молодежный" лагерьларында эшләгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина әйтте.

Гадәттә балалар белән эшләүгә яшьләр җәлеп ителә. Быел 120 дән артык кеше вожатыйлар мәктәбен үткән һәм сменаларда уңышлы эшләгән. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан вожатыйлары үзләренең һөнәри осталыкларын республика бәйгесендә җиңүләре белән исбатлаганнар. Сентябрьдә ТР җыелма командасы составында җиңүчеләр Владивостокка халыкара фестивальгә юл тотачак, мэр аларга хәерле юллар, уңышлар теләде.

Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, Казанның Вожатый җәмгыяте тормышы лагерьлардан тыш та дәвам итә: ел дәвамында гитарниклар һәм сменада катнашучы балалар белән очрашулар үткәрелә. Тиздән, ноябрь ахырында, вожатыйларның II Ачык Казан слеты узачак, анда шәһәрнең генә түгел, республиканың да иң яхшы белгечләре җыелачак, ә үз белемнәре белән Мәскәү һәм Санкт-Петербург экспертлары уртаклашачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International