2 сентябрьдә Казанда “Весна” торак районында 95 нче номерлы яңа лицей, “Гаилә микрорайонында ” 133 нче лицее , Родина урамында №79 лицей ачылды. Алар дүрт меңнән артык укучыга исәпләнгән. Аппарат киңәшмәсендә Илсур Метшин билгеләгәнчә, Казан Россия субъектлары башкалалары арасында яңа мәктәпләр саны буенча рекордчы булуын дәвам итә.
Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Белем көне белән котлады: «Бүген яңа уку елының беренче көне, беренче сыйныф укучылары, ата-аналар, әби-бабайлар, укытучылар өчен дулкынландыргыч бәйрәм көне. Быел 4 мең бала яңа мәктәпләргә киләчәк, шуларның икесен без җомга көнне, 30 августта Татарстан Рәисе белән брегә ачтык. Бүген "Весна " торак районындагы мәктәпне ачабыз.