Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейга капиталь ремонт ясалды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2 сентябрьдә Яр Чаллыда Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучыларын уку елы башлану белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәптә икеләтә бәйрәм - уку учреждениесе капиталь ремонттан соң ачылды. Беренче блокта бинаның фасадын яңарттылар, тәрәзә һәм ишекләрне монтажладылар, эчке эшләр уздырдылар. Шулай ук эчке инженерлык челтәрләрен төзекләндерү эшләре алып барылды - бу су белән тәэмин итү, су кертү, җылыту, вентиляция, электр белән тәэмин итү, җылыту челтәрләре.

Тантаналы линейка тәмамланганнан соң, кунаклар яңартылган мәктәп кабинетларын карап чыктылар һәм укучылар белән аралаштылар.

Мәктәпнең мәйданы - 13 мең кв.м. Биредә Яр Чаллыдан һәм Татарстанның якындагы районнарыннан килеп 500гә якын бала белем ала. Хәзер укучылар өчен бөтен шартлар тудырылган, шул исәптән 5 тапкыр ашау каралган.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International