Казанда "Танкодром" полиция бүлеге хезмәткәрләре Иҗтимагый совет белән берлектә күп балалы гаиләгә мәктәпкә җыенырга ярдәм иткән.
Алинә Гыйльманова дүрт баланы берүзе тәрбияли. Быел аның зур гаиләсе финанс ярдәменә мохтаҗ була. Полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре аларны игътибарсыз калдырмыйлар һәм ярдәм күрсәтергә карар кылалар. Алар Ясминә (13 яшь), Рамина (9 яшь) һәм Элинага (8 яшь) мәктәп өчен кирәк-яраклар, ә быел беренче сыйныфка баручы Кәримгә (7 яшь)әлифба һәм ранец бүләк иткәннәр. Малайга бүләкләр ошаган һәм ул аларга үскәч эчке эшләр органнары хезмәткәре булу телеәге барын җиткергән. Полиция хезмәткәрләре балалар өчен полиция бүлегенә экскурсия уздырганнар, хезмәт автомобилен күрсәттеләр һәм сиренаны кабызырга рөхсәт биргәннәр.