Белем көнендә тантаналы линейкалар Менделеевск районының 20 мәктәбендә узды, 3619 бала уку елын башлады. 315 бала өчен мәктәп кыңгыравы беренче тапкыр яңгырады. Ә 111 укучы соңгы уку елын башлап җибәрә, бу ел алар өчен һөнәр сайлауда һәм алга таба тормыш юлын билгеләүче булачак.
Бәйрәм линейкасында район башлыгы Радмир Беляев булды. Ул район хакимияте белем бирү процессын уңайлы һәм продуктив булсын өчен барысын да эшләргә тырышачак, дип ассызыклады.
Радмир Беляев искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шулай ук «Аммоний» химия предприятиесе ярдәме белән мәгариф кластеры үсешенә нигез сала алганнар. Шулай итеп, Менделеевскида өченче мәктәп базасында химия-технология лицее, «Мирас» татар гимназиясе ачылды, тиздән Менделеевскида яшәүчеләрне химия көллияте ачылачак.