Татарстанда БДИның 100 баллга тапшыручылар 35 мең сумга кадәр акча алачак

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстанда 2024 елда Бердәм дәүләт имтиханының бер яки берничә предметы буенча максималь баллар җыйган мәктәп укучылары өчен бер тапкыр түләнә торган түләү билгеләнгән. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Уку предметларының берсе буенча 100 балл җыйган укучы 15 мең сум алачак. Максималь балл ике предметтан икән 25 мең сум, ә өч - 35 мең сум тиеш. Түләү күләме физик затлар керемнәренә салымны исәпкә алып күрсәтелгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына түләүләрне бирү тәртибен раслау йөкләнде.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International