“Галактика” 35 нче Казан лицеенда авиатөзелеш сыйныфлары ачылды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген 35 нче «Галактика» белем бирү үзәгенең 3500 меңнән артык укучы өчен кыңгырау чыңлады, ә 293 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге тапкыр.

2013 елдан алып лицей «Аэрокосмик белем бирү үзәге» булып тора һәм укучыларны инженер техник вузларга һәм очу училищеларына укырга әзерли.

РФ Президенты В.В.Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән, яңа уку елында лицейда 245 укучы өчен “авиатөзелеш” юнәлеше буенча класслар ачылды. Авиатөзелеш юнәлешендәге инженерлык сыйныфлары проекты «Мәскәү авиация институты», Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, «Туполев» оешмасы һәм КНИТУ-КАИ заводлары белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Балаларны бәйрәм белән котларга мәртәбәле кунаклар: «Туполев» АҖ идарәче директоры киңәшчесе Эдуард Бобрицкий, «Туполев» АҖ бригадасы башлыгы Руслан Минһаҗев, «Туполев» АҖ персоналын бәяләү һәм үстерү бүлеге башлыгы Алия Рыжикова, КАИ университетының кабул итү комиссиясе башлыгы Ренат Шакирҗанов килде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International