Сергей Кравцов яңа уку елында мәгариф системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Ведомости" өчен Россиядә мәгариф системасы ничек үзгәрүе турында сөйләде.

Төп тезислар:

- Бу уку елында мәктәпләргә «Хезмәт (технология)» предметы әйләнеп кайта һәм яңасы - «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» кертелә.

- Без укытучылар эшендә бюрократия дәрәҗәсен киметүне дәвам итәбез. 2025 елның 1 мартыннан башка ведомстволарга мәктәпкәчә белем бирү һәм көллият педагогларының өстәмә хисапларын соратуны тыя торган закон үз көченә керәчәк.

- Узган ел өлкән сыйныф укучылары яңа тарих дәреслекләре буенча укый башлады. Хәзер без 5-9 нчы сыйныфлар өчен бердәм дәүләт тарих дәреслеге буенча эшне төгәллибез.

- Тәрбия эше системасы үсә. Бу уку елы башыннан директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре 5000 сум күләмендә федераль түләү алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International