Тәтештә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәктәпкә капиталь ремонт ясалды

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Тәтештә капиталь ремонттан соң Россия Федерациясе Герое А.А. Соколовский исемендәге 2 нче мәктәп ачылды.

Бер ел элек, 2023 елның 1 сентябрендә мәктәпкә Россия Федерациясе Герое А.А. Соколовский исеме бирелде, ул бу мәктәптә укыган тәмамлаган махсус хәрби операция катнашучы иде. Андрей Соколовский хөрмәтенә мемориаль такта ачылды, аның исеме мәктәпнең яшь армия отрядына да бирелде.

Мәктәп бинасында үткәрелгән ремонт вакытында инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, бина заманча стильдә ремонтланды, тәрәзә блоклары алыштырылды. Актлар һәм спорт заллары, ашханә һәм медицина кабинеты яңартылды. Мәктәптә барлыгы 375 укучы белем ала, шуларның 28 е - беренче сыйныф укучылары. Районда барлыгы 1899 укучы.

Белем көненә багышланган тантаналы линейкада Тәтеш муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Евгений Курков, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Кирилина, шулай ук Россия Федерациясе Герое Андрей Андреевичның әнисе һәм хатыны, мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашты.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International