Татарстаннан "Кванториум" технопаркының мастер-класслары Казахстанда һәм Кыргызстанда узачак

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Укучылар өчен технологик марафон Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) ярдәмендә оештырылды һәм 16-20 сентябрьдә Казахстанның өч шәһәрендә: Чымкент, Тараз һәм Алма-Ата, шулай ук 23-27 сентябрьдә Кыргызстанның Бишкек, Кара Балта һәм Токмак шәһәрләрендә узачак. Мастер-классларда 5-11 сыйныфларда укучы 1500 дән артык бала катнашачак.

Казахстан һәм Кыргызстан мәктәпләрендә 96 белем бирү чарасы үткәрү планлаштырыла, "КАМАЗ" автомобиле базасында оештырылган мобиль лаборатория файдаланылачак. Мастер-класслар темасы виртуаль чынбарлык, аэромодельләштерү һәм пилотсыз очу аппаратлары, робототехника, геоинформатика һәм картография, 3D-модельләштерү, космик технологияләр һәм цифрлы дизайн булачак.

Казахстан Республикасы һәм Кыргызстан Республикасы укучылары югары технологияләр өлкәсендәге төрле яңалыклар белән танышып кына калмыйча, аларны үз проектларын эшләүдә ничек кулланырга мөмкин булуын да беләчәкләр. Яңа технологияләр белү катнашучыларга булачак һөнәр сайлауда, төрле тикшеренүләр уздыруда, мәктәп дисциплиналарын өйрәнүдә ярдәм итәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International