Казандагы 2 нче лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Гимран Абдуллин информатика буенча 36 нчы Халыкара олимпиадада катнаша. Олимпиада Мисырда 1-8 сентябрь көннәрндә уза.
Интеллектуаль ярышка дөньяның 90 иленнән 350 дән артык бала килгән. Абдуллиннан тыш, илнең җыелма командасы составына Мәскәүдән Дарья Грекова, Иван Пискарев һәм Петр Лосев кергән. Катнашучылар ике тур дәвамында 3 алгоритмик бурычны биш сәгать эчендә чишәчәк.
Олимпиадага балалар уку елы вакытында педагоглар белән һәм Мәскәү физик-техник институты базасында тренировка җыеннарында әзерләнделәр. Шулай ук алар өчен психологик әзерлек үткәрелде.