Казаннан, Татарстанның кече шәһәрләреннән 11 мең укучы 2024 елда «Мәктәп бизнес-старты» программасында катнаша. Эшкуарлык күнекмәләрен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында укытачаклар.
Ул берничә этапта булачак. Беренчедән, укучылар эшлекле уен форматында дәресләр караячак. Биремне үтәүчеләр эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләрен тирәнтен өйрәнә башлаячак.
Яңа ел алдыннан хәйрия мәктәп ярминкәсен үткәрергә планлаштыралар, ә аннары - бизнес-кейслар чемпионатын. Киләсе елның язында мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты булачак. Республика проекты җиңүчеләре Мәскәүгә барачак, анда аларга "Сколково" технопаркы күрсәтәчәк.