Яшел Үзәндә суднолар төзелеше буенча инженерлык сыйныфлары ачылды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2024 елның 2 сентябрендә Яшел Үзән муниципаль районының биш мәктәбендә суднолар төзү профиле буенча 14 махсуслаштырылган инженерлык сыйныфлары ачылды. Укучыларны укыту процессына академик һәм индустриаль партнерлар кушылачак. Россия Мәгариф министрлыгы проекты кысаларында мәктәпләр Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты белән хезмәттәшлек итә. Укучыларны җитештерүгә, инженерлык ярышларына һәм фәнни конференцияләргә экскурсияләр, гамәли дәресләр һәм экспериментлар көтә. Бәйрәм чарасында “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖнең социаль мәсьәләләр буенча идарә башлыгы Фердинанд Хөснетдинов, “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе” АҖ генераль директоры урынбасары Александров Дмитрий, “А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы” АҖнең техник директоры Варфоламеев Олег Геннадьевич, “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ персонал белән идарә итү буенча директор урынбасары Садыйков Рамил Әмир улы, “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе” АҖ генераль директоры урынбасары Хуҗиәхмәтов Ленар катнашты. «Мәктәп-вуз-предприятие» бәйләнеше ярдәмендә укыту профильле вузларга керүне һәм алга таба партнер предприятиеләргә эшкә урнашуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International