КФУның «Без бергә» ( “Мы вместе”) балалар бакчасында уку елы башлануын билгеләп үттеләр

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан федераль университетының “Без бергә” аутистик спектры бозылган балалар өчен махсус (коррекцион) балалар бакчасында уку елы башлану уңаеннан бәйрәм узды.

Тәрбиячеләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен сюрприз әзерләгәннәр. Бәйрәмдә әкият геройлары балаларның күңелен ачтылар. Алар бергә күңелле уеннарда һәм биюләрдә катнаштылар. Һава торышы да бик әйбәт булды.

Ата-аналар билгеләп үткәнчә, бу көн аларның балалары өчен үзенчәлекле булган. Алар балалар бакчасы педагогларына искиткеч бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International