Таҗикстан Мәгариф һәм фән министрлыгы: Россия белән хезмәттәшлектә Татарстан мөһим роль уйный

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Таҗикстан белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстан белән мөнәсәбәтләрнең әһәмияте зур. Бу хакта Таҗикстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Джамшед Джуразода Татарстан делегациясе белән Дүшәнбедә үткән очрашуда белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бүген Россиядә Таҗикстаннан 20 меңнән артык студент белем ала. Таҗикстанда исә 130 меңнән артык укучы рус телендә белем ала. Республикада рус телле 60 ка якын мәктәп, шулай ук 160 тан артык белем бирү учреждениесе эшли, анда уку таҗик һәм рус телләрендә алып барыла.

Татарстан делегациясе Таҗикстан халкының хезмәт, миграция һәм мәшгульлек министры Гөлнора Хәсәнзода, Халыкның хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгы һәм чит илдә эшкә урнашу агентлыгы җитәкчеләре белән очрашты.

Бүген Татарстан вәкилләре Таҗикстан Хөкүмәте каршындагы Башлангыч һәм урта һөнәри белем комитетына барачак һәм Дүшәнбе көллиятләре директорлары белән очрашачак, ә аннары Хатлон өлкәсенең Бохтар шәһәрендә хезмәт мигрантлары әзерләү үзәгендә булачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International