"Хезмәт (технология)" укыту предметы бөтен Россия мәктәпләрендә 2024 елның 1 сентябреннән керә башлады. "Россия Федерациясендә мәгариф турында" канунына үзгәрешләр нигезендә ул 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар өчен мәҗбүри. “ Хезмәт” (технология) буенча программа һәр ел өчен уртак булган берничә модульдән тора. Кече мәктәп укучылары хезмәт дәресләрендә төрле материаллар (кәгазь, картон, пластик һәм табигый материаллар, тукымалар, поролон, фольга) белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Төп мәктәп өчен «Җитештерү һәм технологияләр», «Компьютер графикасы» “Чигү", "Материаллар һәм азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре", "3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетирлау", "Робототехника" кебек модульләр каралган.