Хөснуллин: 64 төбәккә 5 мең берәмлек яңа транспорт бирелгән

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Быел Россиядә белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә илтүче 920 маршрутны яңарту планлаштырыла. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин сөйләде.

Эшләр илнең барлык төбәкләрендә диярлек "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Җәмәгать транспортын, шул исәптән мәктәп маршрутларында эшләүче автобусларны яңарту дәвам итә. 2024 елда 64 төбәк инде 5 меңнән артык яңа автобус, троллейбуслар, трамвайлар һәм электробуслар алды.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International