Россиядә мәгариф кредиты программасына ярдәм итүгә тагын 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Финанслау федераль бюджетта каралган инде, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Программа буенча көллият һәм югары уку йортлары студентлары укуга еллык 3% ставка белән кредит алырга мөмкин.
Матбугат хезмәтендә мондый кредитлар 14 яшьтән бирелә, дип искәртте. Уку вакыты дәвамында һәм ул тәмамланганнан соң тугыз ай дәвамында студент бары тик процентларны гына түли ала, ә калган өлешен 15 ел эчендә кайтарырга мөмкин.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, ташламалы кредитлар яшьләр өчен башлангыч мөмкинлекләрне тәэмин итәргә ярдәм итә, белем алуны һәркем файдалана алырлык итә һәм студентларны тикшеренүләр уздырырга, төрле өлкәләрдә алдынгы карарлар эшләргә һәм гамәлгә кертергә этәрә.
Эш «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.