“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстанда 237 мең балага бүләкләр тапшырылган

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанда 517 меңнән артык бала мәктәпткә киткән, шул исәптән 53 меңнән артыгы беренче сыйныф укучылары. Быел 20 мең укучы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашты диде, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. Бу хакта "Бердәм Россия" төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 елда 20 мең укучыга мәктәп өчен кирәк- яраклар тапшырылган, шуларның 9 меңе беренче сыйныфларга, дип ачыклык кертте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Алсу Әсәдуллина. 4 мең бала - махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Чаралар мәгариф оешмаларында, мәдәният йортларында, балалар иҗаты сарайларында, мәдәни-ял итү учреждениеләрендә һәм социаль яклау учреждениеләрендә үткәрелде. Анда муниципалитетлар хакимияте вәкилләре, депутатлар, иганәчеләр катнашты.

Ел саен үткәрелә торган акциягә республиканың коммерцияле булмаган оешмалары да кушылган. Мисал өчен, "Татарстан Республикасы Әтиләр берлеге" 145 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыелырга ярдәм иткән. Бу мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалидлар. Бүләкләр тапшырудан тыш, алар рәхәтләнеп концерт карадылар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International