ФИПИ БДИ-2024 нәтиҗәләрен анализлау нигезендә методик тәкъдимнәр бастыра башлады

2024 елның 6 сентябре, җомга

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) укытучылар өчен методик тәкъдимнәр бастыра башлады, алар 2024 елгы БДИ катнашучыларының типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән.

Әлеге эш, укытучыларга, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнүдә методик ярдәм күрсәтү өчен, БДИ сынау кампаниясе тәмамланганнан соң ел саен уздырыла.

Методик тәкъдимнәрдә 2024 елгы БДИ нәтиҗәләренә анализ, биремнәрне үтәгәндә типик хаталарны ачыклау, предметлы әзерлектә дефицитларны җиңү буенча тәкъдимнәр китерелгән.

ФИПИ сайтында рус теле, математика, физика, биология, тарих, җәмгыять белеме һәм әдәбияты буенча методик тәкъдимнәр бастырылган инде. Алар белән "Аналитик һәм методик материаллар" бүлегендә танышырга мөмкин. БДИ формасында бирелә торган башка фәннәр буенча методик тәкъдимнәр бастыру дәвам иттереләчәк.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International