«Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Балалар бакчасы - үсеш маршрутлары» оешмалар (стажировка мәйданчыклары) системасын төзү буенча «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 38 нче «Золотой улей» балалар бакчасы «Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең дәвамчанлыгы үзара хезмәттәшлегенең челтәр моделен төзү» проектын тормышка ашыруга сайлап алу конкурсында җиңүче дип танылды.
Проектның максаты - балалар бакчасыннан мәктәпкә күчү. Проектны гамәлгә ашыруның төп механизмы , куркынычсыз цифрлы белем бирү мохитенең дәвамчанлыгы нигезендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем учреждениеләренең челтәрле үзара хезмәттәшлеге. Үзара хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында проектта 38 мәгариф оешмасы катнашкан.