КФУ студенты «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителде

2024 елның 6 сентябре, җомга

«Батырлык өчен» медале белән Казан федераль университетының икенче курс студенты , булачак немец һәм инглиз теле укытучысы Мартаны бүләкләячәкләр, ул укуын дәвам итү өчен Казанга махсус хәрби операция зонасыннан кайта.

Кыз контракт буенча разведка ротасы составында хезмәт иткән, аның бурычы фронтның көньяк юнәлешендә диверсантларның гамәлләрен һәм хәрәкәтләрен күзәтү була.

Марта үзенең бүләкләнүе турында көньяк группировканың батальон командирыннан белгән. Батыр разведчицаның сугышчан бүләге, ярасы кебек үк, беренче түгел. Узган елда аңа "сугышчан казанышлары өчен" медален тапшырганнар.

Элегрәк Марта хәрби хезмәткә ничек эләгүе һәм ни өчен аңа чит телләрне өйрәнү ошавы турында сөйләгән иде.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International