Мәгариф өлкәсендә үсешнең барлык региональ программаларын 2024 елның декабренә кадәр кабул итү планлаштырыла

2024 елның 6 сентябре, җомга

9 нчы Байкал мәгариф форумында төбәк мәгариф министрлыклары җитәкчеләре катнашында пленар утырыш узды. Анда тарих һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр әзерләү, мәктәпләрдә тәрбия эше һәм җәйге сәламәтләндерү кампаниясе, "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, шулай ук яңа уку елына бурычлар турында фикер алыштылар. РФ Президентының Иҗтимагый проектлар буенча Идарәсе башлыгы Сергей Новиков мәктәпләрдә тәрбия эшен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.

Россия Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский өлкән сыйныфлар һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен тарих буенча бердәм дәүләт дәреслекләре төзелүен искәртте. Ул 5-9 нчы сыйныфлар тарихы буенча дәреслекләрнең бердәм линейкасын әзерләү эше тәмамланып килә, диде.

Россия Президенты ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, 9 нчы сыйныф өчен җәмгыять белеме дәреслеге якын арада сынауга юнәлдереләчәк.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов кайбер төбәкләрдә 5-9 нчы сыйныфлар өчен тарих дәреслекләре апробация процессы уза, дип өстәде. Бу эшкә декабрьдә нәтиҗә ясау планлаштырыла.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International