Мәгълүмат үзәгендә бүген гаилә традицияләре һәм сайлаулар турында сөйләделәр, кунаклар Абрамовлар гаиләсе (Урыссу бистәсе, Татарстан) , алар видеороликлар конкурсында җиңүчеләр. Абрамовлар гаиләсендә биш бала, барысы да кызлар.
Әниләре Ирина һәм әтиләре Евгений мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта педагоглар булып эшлиләр. Декретта булганда Ирина үзе яшәгән бистәдә МХО сугышчыларына ярдәм йөзеннән волонтерлык хәрәкәтен оештырган. Поселокта алар маскировка челтәрләре, җылы әйберләр бәйлиләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерәләр, сугышчылар өчен азык-төлек җыя һәм җибәрәләр. Балалар исә сугышчыларга открыткалар ясый. Волонтерлар белән бергә гаилә 18 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.
Абрамовлар - үз иленең патриотлары һәм һәрвакыт сайлауларга бөтен гаиләләре белән киләләр.