Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
"Ана теле" онлайн мәктәбенең укыту үзәге ачыла
2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә әйтелгәнчә, әлегә ун мең кешегә дип исәпләнгән "Ана теле" онлайн мәктәбендә хәзерге вакытта җиде меңгә якын кеше татар телен өйрәнә. Шуларның ике йөзгә якыны чит ил вәкилләре. Онлайн мәктәптә тел өйрәнү тугыз дәрәҗәдән торачак, дип планлаштырылган иде. Бүгенгә ул дәрәҗәләр барысы да эшләнеп беткән. Аларның һәркайсы ахырында белемне тикшерү тестлары каралган. Дәрәҗә тәмамлаучыларга моны дәлилләүче сертификат биреләчәк.
Ноябрь аенда Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында әлеге "Ана теле" онлайн мәктәбенең укыту-методик үзәге ачылачак. Проект кысаларында күздә тотылган онлайн рәвештә укытучы белән җанлы сөйләшү, аралашу дәресен гамәлгә ашыру максатыннан English First ширкәте вәкилләре ("Ана тел"ендә әлеге ширкәтнең инглиз телен онлайн өйрәтү тәҗрибәсе кулланыла) шушы үзәк укытучыларына тренинглар үткәрәчәк.
Анда укытучыларга онлайн рәвештә төркем белән аралашу дәресе ничек үткәрелергә тиешлеге өйрәтеләчәк. Тренингны узган укытучылар декабрьдән аралашу дәресен уздыруга керешә алачак. Болар хакында түгәрәк өстәл вакытында филология һәм сәнгать институты доценты Кадрия Фәтхуллова сөйләде.
"Димәк, бер елга якын вакыт үткән, шушы вакытта нәрсәләр эшләнгән? 2013 елның беренче гыйнварыннан алып, бүгенге көнгә кадәр онлайн мәктәпнең тугыз дәрәҗәсе эшләнде. Әлеге онлайн мәктәп тугыз дәрәҗәдән торачак. Шушы тугыз дәрәҗәдән тыш татар теле белән кызыксынучылар, татар телен өйрәнүчеләр өчен язу, грамматик лаборатория, онлайн сүзлек булдырылды. Татар телен өйрәнергә теләгән кеше шушы системга теркәлә дә беренче дәрәҗәдән татар телен өйрәнә башлый, тугыз дәрәҗә дип әйттек, ә һәрбер дәрәҗә сигез бүлектән тора, һәрбер бүлек эчендә дүрт дәрес.
Сигез бүлекне, сигез тема дип күз алдына китерергә мөмкин. Барыбызга да аңлашыла, телне өйрәткәндә без гадидән катлаулыга принцибына нигезләнеп эш итәбез, шуңа беренче дәрәҗәдә тәкъдим ителгән темалар бик гади: танышу, үзең белән таныштыру, саннар, төсләр, һава торышы, ел фасыллары һәм башка шундый төрле-төрле темалар. Ә инде урта дәрәҗәгә, мәсәлән бишенче, алтынчы дәрәҗәләргә җиткәч, катлаулырак темаларны өйрәнергә туры килә. Мәсәлән, эш эзләү, эшкә урнашу, фатир сатып алу, сәламәтлек һәм башка шундый темалар.
English First методикасында, аларның системында булган темалар белән генә чикләнмичә, татар дөньясы, татар халкы, аның тарихы, рәсем, театр, музыка сәнгате турында күпкырлы мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйдык, шушы максатка ирешү юнәлешендә шулай ук эзлекле эш алып барылды.
Һәрбер дәрес йомгаклау биреме белән тәмамлана, ягъни шушы дәрес кысаларында өйрәнгән сүзләрне, сөйләү үрнәкләрен, гыйбарәләрне тел өйрәнүче шушы йомгаклау биремендә кулланып, үзләштергәнен үзе тикшерергә тиеш була. Бер дәрестәге күнегүләрне эшләми торып, икенче дәрескә күчеп булмый. Һәрбер дәрәҗәне үткәннән соң сертификат бирү күздә тотылган, бүгенге көндә аның үрнәге эшләнде, English First вәкилләре белән сөйләштек, алар сертификаты үрнәгендә, безнең "Ана теле" онлайн мәктәбе логотибы белән татар телен өйрәнүчеләргә дә шундый сертификат биреләчәк.
Әлеге мәктәп ун мең кулланучыга исәпләнгән, ун мең кеше беръюлы татар телен өйрәнә ала. Статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шушы системда җиде меңгә якын кеше татар телен өйрәнә, шуларның ике йөзгә якыны чит ил вәкилләре. Бу онлайн мәктәпнең өстенлеге шуннан гыйбарәт: беренче чиратта аудио- видео материаллар, һәр дәрәҗәдән соң сертификат алу,минемчә, һәр кеше өчен бик мөһим.
Әлеге онлайн мәктәп җанлы аралашуда катнашырга да мөмкинлек бирәчәк. Ноябрь аенда безнең университетыбызда, филология һәм сәнгать институтында “Ана теле” онлайн мәктәбенең үзәге эшләячәк, шушы үзәктәге укытучыларга ноябрьдә English First ширкәте тренинг үткәрәчәк, махсус әзерлекне үткән укытучылар декабрь аеннан башлап, шундый дәресләр үткәрә башлаячак.
Бу дәресләргә алдан язылу юк. Мәсәлән, җәдвәлдә сәгать унда өченче дәрәҗәнең дәресе планлаштырылган икән, өйрәнүче шушы вакытка системга кереп, аралашу дәресендә катнаша ала", дип сөйләде чарада Кадрия Фәтхуллова.
«Азатлык радиосы» сайтыннан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары хезмәт буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабыннан җиңү белән кайттылар
Хезмәт (технологияләр) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды.
Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Саранскта рус теленнән олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерларның исемнәре билгеле булды
Олимпиада Екатеринбургта 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр узды һәм үз эченә теоретик һәм практик турларны алды.
Тиздән барлык Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак
20 апрельдән 20 майга кадәр илебез мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз