БРИКС саммиты аркасында Казан көллиятләре, техникумнары һәм югары уку йортлары студентлары бүгеннән дистанцион укуга күчтеләр. Укулар мондый форматта 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта Казан федераль университеты дистанцион укуга алданрак күчте - 1 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр.
Теоретик укулар тәмамлангач, 18-31 октябрь көннәрендә КФУ студентлары каникулларда булачак. 1 ноябрьдән алар укуга тулысынча керешәчәкләр.
Казан мәктәпләрендә БРИКС саммиты аркасында көзге каникулларның даталарын үзгәрттеләр. Укучылар 21-28 октябрь көннәрендә ял итәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның башка муниципалитетлары мәктәпләрендә көзге каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр узачак.