ЯИ буенча Бөтенроссия олимпиадасында уңышка ирешкән укучылар югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә балл алачак

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр РФнең 50дән артык төбәгеннән 360 укучы дистанцион форматта уза торган ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының төп этабында катнашачак.

Олимпиада 8-11 сыйныф укучылары өчен «Россия Федерациясенең санлы икътисады» федераль программасы кысаларында уздырыла. Чараны Россия Банкы ярдәмендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.

Укучылар өчен олимпиадада катнашу - үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге генә түгел, ә илнең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә, ә педагоглар өчен - укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү һәм аларга белем алуда яңа үрләр яуларга ярдәм итү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International