Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Әгерҗенең 3 нче мәктәбендә инвалидлар өчен уңайлы мохит тудырыла
2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Әгерҗе шәһәренең 3 нче мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы мохит тудыру өчен Татарстан Республикасы казнасыннан 2 миллион 178 мең сум акча бүлеп бирелгән. Биредә төзелеш эшләре ахырына якынлаша.
Капкадан башлап мәктәп бинасына кадәр диярлек уңайлы пандус ясалган. Төзүчеләр бинага керү ишеген дә киңәйткән. Монда коляскалы инвалидлар өчен тагын пандус ясап куйганнар. Пандус та, баскычлар да, керү мәйданчыгы да резина вагы белән капланган. Ул бигрәк тә бозлавыкта таймас өчен уңайлы.
Мәктәпнең нигездә беренче каты инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Биредә бәдрәфләр үзгәртеп корылган. Икесендә дә коляскалы инвалидлар өчен кабинкалар киңәйтелгән, тоткычлар ясалган. Аларга мәктәп ашханәсенә керү өчен дә аерым ишек ясалачак. Кыскасы, бу мәктәптә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы булачак.
- Районыбызда физик мөмкинлекләре чикле 165 бала яши. Аларның күбесе өй шартларында гына белем ала. Кайберләре “Телешкола“ дигән дистанцион уку системасы нигезендә укый. Ләкин аларга яшьтәшләре белән аралашу җитми. Ә бу бик тә мөһим. “Уңайлы мохит“ программасы нәкъ менә шуңа юнәлтелгән дә инде. Балаларыбыз бу мәктәпкә килеп белем алсын, төрле чараларда катнашсын, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралашсын, сабакташлары аларга кимсетеп карамасын, ярдәм итәргә өйрәнсен өчен башкарылган эш инде бу, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
- Хәзер инклюзив укыту турында бик күп сөйлиләр. Бу - инвалид балаларның гадәти мәктәптә башкалар белән бергә укуы. Тиздән без дә бу системаны тормышка ашыра башларбыз дип уйлыйм. Мәгариф идарәсендә киләчәктә Тирсә һәм Красный бор мәктәпләрендә дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит тудырылачагын хәбәр иттеләр. Бу - заман таләбе. Бала беркайда да үзен кимсетелгән итеп хис итмәскә һәм яшьтәшләре белән аралашып үсәргә тиеш, - ди әлеге идарәнең инвалид балалар белән эш итүче баш белгече Гүзәл Капилова.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз