Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәктәп укучылары тылмач булырга әзерләнә
2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында 9-11 сыйныф укучылары өчен “Татарга тылмачлар кирәк!” (“Татарам нужны переводчики!”) II Республикакүләм олимпиадасының икенче туры үткәрелде. Беренче (читтән торып башкарыла торган) тур – 25 сентябрьдән – 10нчы октябрьгә кадәр узган иде. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 627 укучы катнашты. Аерым алганда, Саба, Аксубай, Теләче, Балык бистәсе районнары мәктәп-гимназияләреннән эшләр күп килде, - дип билгеләп үтә оештыручылар.
Икенче турга узган укучылар - беренче тур бәйгесенең җиңүчеләре - 40 укучы татар һәм рус телләреннән һәм киресенчә язмача һәм телдән тәрҗемә итү осталыкларын күрсәтеп, үзара көч сынашты. Укучылар шактый әзерлекле килүләрен күрсәттеләр, комиссия әгъзаларын матур-матур җаваплары белән сөендерделәр.
Олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы 2014нче елның 21нче февралендә – Халыкара туган телләр көнендә узачак һәм тәрҗемә эшләрен иң яхшы башкаручыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, 9-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган “Татарга тылмачлар кирәк!” (“Татарам нужны переводчики!”) республикакүләм тәүге олимпиада, 2012 елның 12нче августында расланган нигезләмә нигезендә, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелде.
КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов, мондый чараның әһәмияте зур булуын билгеләп үтеп, анда катнашучыларның елдан-ел арта баруын әйтә. “Тәрҗемә белән шөгыльләнү, гомумән кызыклы һәм мавыктыргыч эш. Синең сүзлек запасың тагын да байый, кайчакта бөтенләй ят булган сүзләрнең дә аңлатмаларын өйрәнәсең. Мондый олимпиада мәгариф хезмәткәрләре һәм әти-әниләр тарафыннан да югары бәяләнде. Гомумән, республикада, илдә тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ зур хәзер”, - ди ФСИ директоры.
Шуны да искәртү зарур: үткән олимпиадада катнашкан 43 укучы быел Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтына укырга керде.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз