16-18 октябрьдә “Байтик” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында Татарстан мәгарифенең этномәдәни компоненты һәм якшәмбе мәктәпләренең республика слёты узды.
Чарада Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Татарстанның 24 муниципаль районыннан 200дән артык педагог катнашты . Слет кысаларында балалар өчен мастер-класслар, этнодискотека, ә педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр оештырылды. Катнашучылар шулай ук, Казан Кремлендәге күргәзмәдә булдылар. Алар өчен Казан буенча экскурсия оештырылды.
Слетны үткәрүнең максаты республикада этномәдәни белем бирү проблемалары һәм перспективалары буенча фикер алышу өчен шартлар тудыру, педагогик тәҗрибә алмашу, этномәдәни белем бирү өлкәсендә яңа казанышлар белән танышу.
Слетны ябу тантанасында катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм Казан шәһәре Вахитов районының “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәге директоры Маринэ Хухунашвили сәламләде.