Спортны программалаштыру буенча Татарстан чемпионаты һәм Беренчелегенә теркәү ачылды

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Программалаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләрендә алгоритмик һәм гамәли бурычларны хәл итү буенча ярышлар 9 ноябрьдә - 1 декабрьдә берничә этапта узачак.

Анда 14-18 яшьлек югары сыйныф укучылары һәм республика югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Оештыручылар - Татарстан Республикасының спортны программалаштыру федерациясе һәм Иннополис университеты.

Укучылар һәм студентлар өч дисциплинада ярышачак.

Беренчелек һәм чемпионат йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар программалаштыру буенча спорт разрядлары алачак. Шулай ук җиңүчеләрдән 6-13 декабрьдә үтәчәк бөтенроссия ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелма командасын да формалаштырачаклар.

Катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International