Татарстанның Ата-аналар комитетлары Россия “Знание” җәмгыяте һәм РФ Мәгариф министрлыгы оештырган конкурска 173 инициатива белдерделәр. Илнең 89 төбәгеннән 6191 инициатива сайлау узды. Аннары катнашучылар тәкъдимнәрен эксперт бәяләячәк, ә иң яхшыларының авторлары акчалата премияләр алачак.
Призлы фонд өч категориягә бүленгән: 500 мең, 1 миллион һәм 2 миллион сум. Конкурс ярдәмендә төрле төбәкләрдән ата-аналар патриотик, рухи-әхлакый, эстетик, физик, хезмәт һәм экологик тәрбиягә, шулай ук фәнни танып-белүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыра алачак. Конкурсны уздыруга Россия Президенты Владимир Путин резерв фондыннан 1 млрд сум бүлеп бирде.
РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сүзләренчә, конкурс ата-аналарны мәктәпләрнең дәрестән тыш эшендә катнашуга җәлеп итәргә һәм алар белән мәгариф оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерергә тиеш.
Җиңүчеләрнең исемнәре 20 ноябрьгә кадәр билгеле булачак - аларны Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышында игълан итәчәкләр.