Казанда «Безнең буын» конкурсында 15 илдән килгән балалар катнашачак

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Быел 15 илдән килгән балалар Казанда «Безнең буын» Junior song contest «Our generation» (OGSC) Халыкара телевизион балалар авторлык җыры конкурсында катнашачаклар.

9 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар бәйгедә үзләренең авторлык җырлары белән чыгыш ясаячак. Россия Федерациясеннән тыш, болар- Кытай Халык Республикасы, Бразилия Республикасы, Уганда Республикасы, Кения Республикасы, Мадагаскар Республикасы, Мисыр Гарәп Республикасы, Монголия Республикасы, Нигерия Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Һиндстан Республикасы, Казахстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Эфиопия Федератив Демократик Республикасы .

Татарстан башкаласына яшь башкаручылар 10 ноябрьдә киләчәк. Конкурсны оештыручылар кунаклар өчен белем бирү һәм танып белү программасын әзерләде: профессионаллардан мастер-класслар, иҗади очрашулар, экскурсияләр, шулай ук башка дәүләтләрнең музыкаль культурасы белән якыннанрак танышу өчен төрле чаралар.

Конкурсның стратегик партнеры балалар һәм яшьләрнең «Движение Первых» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International