Мәскәүдә инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» чемпионатының унынчы юбилей финалы тәмамланды. Ул илебез башкаласында 26-29 октябрьдә «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә узды.
Россия Федерациясенең барлык 89 субъектыннан сайлап алуны уңышлы узган төбәк этапларында җиңүчеләр икътисадның төрле тармакларыннан 50 төп һәм 11 презентация компетенциясе буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы делегациясе быел 234 кешедән тора, шуларның 96сы - катнашучылар. Аларны остазлар, экспертлар, тим-лидерлар, рус ишарә телен тәрҗемә итүчеләр һәм ата-аналар озата бара. Ярышлар барышында Татарстан катнашучылары 26 алтын, 22 көмеш һәм 18 бронза медаль яулады. Гомумкоманда зачетында Татарстан Мәскәүгә генә оттырып икенче булды!