Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гаризалар кампаниясе старт алды

2024 елның 1 ноябре, җомга

ТР башкаласында Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гаризалар тапшыру кампаниясе ачылды. Конкурс 30 яшькә кадәрге булган югары уку йортлары , ссузлар студентлары , аспирантлар, ординаторлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре арасында уздырыла.

Катнашырга теләүчеләргә шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән фәнни эшләрне тәкъдим итәргә кирәк. Проектлар Казан өчен гамәли әһәмияткә ия булырга тиеш. 16 аспирант һәм клиник ординаторлар 50 мең сум күләмендә , 20 югары уку йортлары студенты һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары - 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләренең ике студенты - 20 мең сум степендия алачак.

Теркәлү өчен гаризаны "Россия яшьләре" системасы аша 17 ноябрьгә кадәр һәм smus.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Анкетага беркетергә кирәк документлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Сайлап алганнан соң конкурсның чираттагы этабы узачак, ул проектны эксперт комиссиясе каршында яклауны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International