Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы старт ала

2024 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында 2024 елның 8 ноябреннән мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана. Олимпиада республиканың 24 гомуми белем бирү предметлары буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында үткәреләчәк.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, укучылар рус, инглиз телләре һәм математика буенча олимпиадаларда 4 нче сыйныфтан катнаша ала, ә куркынычсызлык һәм Ватанны яклау нигезләре буенча - 3 нче сыйныфтан.

Олимпиаданың муниципаль этабы 20 декабрьдә тәмамланачак.

Мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабын үткәрү “Мәгариф” милли проекты максатларына туры килә һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән милли максатка ирешүгә, мәктәп укучыларының талантларын үз-үзен тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 

Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International