Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Тел дигән дәрья бар
2013 елның 25 октябре, җомга
Кичә, 24 октябрь көнне, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта /директоры – Латиф бәй Чинар/ шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-практикумга җыелды. “Нәтиҗәле метод, алым һәм педагогик технологияләр кулланып, татар теленә өйрәтүнең сыйфатын күтәрү” дип исемләнгән иде ул. Семинар эшенә Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова җитәкчелек итте.
Лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлсинә Кашапова, Рамилә Таилпова, Резеда Зәйнуллина татар һәм рус төркемнәрендә укучы 9 нчы сыйныф балалары өчен ачык дәресләр үткәрделәр. Белгәнебезчә, нәкъ менә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда укучылар татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе /ГИА/ үтәләр, ягъни имтихан тапшыралар. Ачык дәресләрдә әлеге сыйныф укучыла-
рының шушы имтиханнарга ничек әзерләнүен, остазларының нинди алымнар кулланып эшләвен күрергә мөмкин булды.
Гомумән алганда, лицей-интернат үзенең педагоглар коллективы алдына, тупланган тәҗрибәгә таянып һәм заманча технологияләрне файдаланып, дәүләт йомгак-
лау аттестациясе вакытында югары күрсәткечләргә ирешүгә һәм шәхес формалаштыруга иҗади мохит булдыру бурычын куя. Шул уңайдан алдынгы укыту методикаларын куллану, алар аша укучыларда предметка кызыксыну уяту да алга куелган лицейда. Һәм әлеге бурычларны тормышка ашыру юлында киртәләр булмас дип ышанып әйтергә була, чөнки лицей-интернатның җиһазлану, укытучыларның квалификация дәрәҗәсе һәм аларның үз укучыларына дөрес итеп шуларны җиткерә алулары – моңа төпле мисал.
Ачык дәрестән соң лицей-интернатның актлар залында “Туган телем – иркә гөлем”
дип исемләнгән класстан тыш чара үтте. Анда төрле сыйныф укучылары теләп чыгыш ясадылар (рәсемдә), шуның белән лицейда тәрбия эшенең дә дөрес юнәлештә алып барылуын дәлилләделәр. Аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучылары күргәннәре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар эшенең төп нәтиҗәсе булып, лицейдагы барлык балаларда да татар телен өйрәнүгә кызыксынуның артуы, остазларының исә шушы максаттан укучыларына дөрес юнәлеш, белем бирүләрен ачыклау торды.
Автор фотосы
Руслан Җәләев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз