Казанда "Без бергә" республика балалар иҗат фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 15 ноябре, җомга

Фестиваль - күпэтаплы конкурс чарасы, анда ел саен 700 белем бирү оешмасыннан 35000 бала һәм 45 муниципаль районның 153 өстәмә белем бирү оешмасы катнаша.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Фестиваль темасы - «Семья – душа России». Фестиваль Россия һәм Татарстан Республикасы милли колоритының уникальлеген тулысынча чагылдыра, төрле милләт кешеләрен берләштерә, башка халыкларның гореф-гадәтләре турында белергә мөмкинлек бирә, күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасын, традицион гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итә.

Фестиваль партнерлары - ТР Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан шәһәренең «ВИКТОРИЯ» балалар иҗатына ярдәм фонды, Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәге.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестивале зур Гала-концерт һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланды.

Гран-прига Лениногорск районы Балалар иҗат йортының «Пируэт» бию ансамбле ( педагог Витакова З.И.) ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International