Татарстанда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2024 елның 15 ноябре, җомга

20 ноябрьдә Татарстан ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар юристлардан бушлай ярдәм алачак. Акция Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында уздырыла. Хокукый ярдәмгә мохтаҗлар белгечләргә балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы сораулар бирә алачак. Бу шул исәптән опекуннар, уллыкка алучылар яки опекун булырга планлаштыручылар, шулай ук аз керемле гаиләләр.

Моннан тыш, 20 ноябрьдә республикада тематик әңгәмәләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм рәсем конкурслары узачак. Чараларда катнашучылар, аерым алганда, республика башкарма хакимият органнары һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, шулай ук прокуратура, Госюрбюро, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International