Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация карала
2013 елның 25 октябре, җомга
Соңгы вакытта республикада иң актуаль проблемаларның берсе – балалар бакчаларына бәяләр арту. Әлеге мәсьәлә ата-аналарны гына түгел, ә Татарстанның Дәүләт Советы депутатларын да борчый.
Әлеге мәсьәлә 24 ноябрь көнне үткәрелгән парламент утырышының көн тәртибенә кертелмәгән иде. Шулай да, депутатлар Хөкүмәт сәгате вакытында алдан билгеләнгән тарифларны җайга салу темасы буенча түгел, ә нәкъ менә балалар бакчасына бәя күтәрелү белән бәйле мәсьәлә турында фикер алышырга теләк белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин бу сорау белән тулысынча килеште, әмма әлеге теманы “Хөкүмәт сәгате”ндә түгел, ә утырышның “Төрлесеннән” бүлегендә карау тәкъдимен кертте. Ягъни, депутатлар әлеге темага фикер алышмыйча, министрлык вәкилләренең аңлатмаларын гына тыңлый ала дигән сүз.
Аз керемле гаиләләр 370 сумга гына артыграк түләячәк
Депутатлар каршында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен бәя чыннан да күтәрелә, тик арту аз керемле гаиләләр өчен 370 сумнан да күбрәк булмаячак.
“Хәзерге вакытта һәрбер ата-ана министрлык сайтына кереп, балалар бакчасы өчен түләүнең үз гаиләсе өчен ничә сумга төшәчәген санап чыгара ала. Тагын бер кат кабатлыйм - әлеге бәя гаилә керемнәренә, балалар бакчасының төре, балалар саны һәм башка күрсәткечләргә карап билгеләнә”, - дип сөйләде Данил Мостафин.
Инде бер кат искәртеп үткәнчә, парламент вәкилләре әлеге тема турында фикер алыша алмады. Шулай да без кайбер депутат һәм Хөкүмәт җитәкчеләрен тотып, аларның әлеге проблемага уй-карашларын тыңладык.
Ата-ана балалар бакчасы өчен, гомумән, түләргә тиеш түгел
“Күпме генә сөйләсәк, күпме генә фикер алышсак та, балалар бакчаларына бәя арту белән бәйле проблеманы республикакүләм дәрәҗәдә генә хәл итеп булмаячак. Закон Россия күләмендә инде кабул ителгән. Шуңа күрә, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә тагын бер кат каралырга тиеш, ә Дәүләт Советы исә Россия Президентына, Хөкүмәткә мөрәҗәгать белән чыксын – башкача булмый. Чөнки әлеге проблеманы хәл итү өчен өстәмә акча кирәк, ә бюджетта алар бар”, - дип белдерде “Intertat.ru” газетасына Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Депутат сүзләренә караганда, бу мәсьәлә күпсанлы проблемаларның кечкенә генә бер бөртеге, тик аны чишү эшчәнлегенә дә катгый алынырга кирәк. “Мин бакчалар өчен акча җыю, гомумән, дөрес түгел дип саныйм. Бала дәүләтнең киләчәге бит ул. Хакимият ата-аналар тарафыннан яуган ризасызлыкны күрми, ишетмиме икән соң?”, - дип аптырый депутат.
Айрат Шәфигуллин да ата-аналарга ярдәм итмәкче
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, әгәр дә балалар бакчаларына бәя күтәрелә калса, республикада махсус компенсация кертеләчәк. Аны һәрбер муниципаль берәмлек үз халкы өчен үзе әзерли. “Бездә бу эшчәнлек белән компенсацияләр билгеләү үзәге шөгыльләнә. Әзерлек инде башланды. Хәзерге вакытта балалар бакчаларында киләсе елдан әлеге өстәмә түләүләргә дәгъва итәчәк гражданнары кабул итү процессы бара. Без аларга әлеге компенсацияне түләргә әзер, иң мөһиме үзләре яшәгән муниципаль районнан гариза булырга тиеш”, - дип сөйләде министр. Әлбәттә, түләүләрнең күләме гаиләнең айлык керем күләменә карап билгеләнәчәк.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә халыкка әлеге мәсьәлә турында дөрес һәм аңлаешлы мәгълүмат бирү кирәклеген ассызыклады. Киләсе атнада Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре нәкъ менә шушы эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк. Алар, беренче чиратта, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясап, аңлату эшләре алып барырга тиеш.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары хезмәт буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабыннан җиңү белән кайттылар
Хезмәт (технологияләр) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды.
Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Саранскта рус теленнән олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерларның исемнәре билгеле булды
Олимпиада Екатеринбургта 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр узды һәм үз эченә теоретик һәм практик турларны алды.
Тиздән барлык Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак
20 апрельдән 20 майга кадәр илебез мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз