Беларуссиядә КФУның Каюм Насыйри институты үзәге ачылды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Беларуссия башкаласы Минскида Белорус дәүләт технология университеты базасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзәге ачылды.

Үзәкне ачу тантанасында Белоруссия дәүләт технология университеты ректоры Игорь Войтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, ТРның Беларуссиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Илһам Кашапов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУ Каюм Насыйри институты җитәкчесе Әлфия Йосыпова, КФУ Каюм Насыйри институты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Шәяхмәтова катнашты.

Болардан тыш, чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы вазыйфаи затлары, Беларусьның татар диаспорасы вәкилләре, БГТУ хезмәткәрләре булды.

Каюм Насыйри институты эше кысаларында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырыла, гражданнарны татар һәм рус телләрен белү предметына тестлаштыру, фәнни-гамәли конференцияләр, институт үзәкләре методистларына мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү, татар һәм рус телләрен һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар, шулай ук татар һәм рус халыкларының телләрен һәм традицияләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм күрсәтү оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International