Татарстан Рәисе стипендиясе 10 мең сум булачак

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе стипендиясенең күләме артты. Тиешле указга республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имза салды.

Элегрәк түләү күләме 7 мең булса, үзгәрешләр кертелгәннән соң - 10 мең сум булачак.

Татарстан Рәисе стипендиясен Бөтенроссия, халыкара һәм башка олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан 200 студент, WorldSkills, “Абилимпикс” чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан БДИның 100 бальникын ала.

Татарстанда даими яшәүче студентларга 100 стипендия каралган, тагын 100 стипендия башка төбәкләрдән килеп укучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International