Беларуссиядә Татар мәгърифәте көннәре узды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 13-17 ноябрьдә Белоруссиядә “Татар мәгърифәте көннәре” үткәрде.

Делегация составына министрлык вәкилләре, Казан федераль университеты, ТР Мәгариф үсеше институты галимнәре, Казан һәм Чаллы мәгариф оешмалары җитәкчеләре керде.

Чара кысаларында мәгариф өлкәсе вәкилләре белән очрашулар узды, Минск шәһәренең мәгариф учреждениеләре, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары эше тәҗрибәсе белән таныштырылды, галимнәр белән түгәрәк өстәлләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән чаралар үткәрелде. Мәгариф өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды, уртак эшчәнлек планы төзелде.

Визит барышында Беларуссия Республикасы мәгариф министры Андрей Иванец Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашты. Андрей Иванец кунакларга Беларуссиядә мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасында мәгариф системасы белән таныштырды.

Очрашуларда мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар. Делегация шулай ук Белоруссия дәүләт университетында булды. Очрашу барышында БДУ белән Татарстанның югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. БДУ профессорлары һәм укытучылары белән очрашу оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International